news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юлларын шампунь белән юмакчылар – "Ватаным Татарстан" газетасы

29 апрельдә шәһәр хакимияте халыкның өмәгә чыгуын көтеп кала.

(Казан, 28 март, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Кышкы кардан арынган Казан юлларын шампунь белән юмакчылар. Бу бәхет иң беренче чиратта хәрәкәт аеруча көчле булган юлларга тәтиячәк. Каты катламы булмаган юлларга исә шампунь әрәм итеп тормаячаклар. Бу хакта кичә Казан башкарма комитетында узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Куляжев хәбәр итте, дип яза "Ватаным татарстан" газетасы.

“Әлеге ысул ярдәмендә юлларны бер тапкыр гына юачакбыз. Бу аларны реагент, ком һәм тоз калдыкларыннан чистарту өчен эшләнә. Шампуньне җәй көне дә куллансак, чыгымнар бик күп булачак. Шуңа күрә калган вакытта юлларны су белән генә юачакбыз”, – диде ул. Куляжев сүзләренә караганда, быел Казан юлларындагы бозлавыкка каршы 100 мең тонна ком-тоз катнашмасы белән 9,5 мең тонна реагент әзерләнгән булган.  Шуларның 90 мең тоннасы тотылган. Кыш буена Казан урамнарыннан 650 мең тонна, төгәлрәк әйтсәк, 130 мең самосвал машинасы кар түгелгән. Аның бер өлеше кар эретү пунктларына озатылса, калганы вакытлыча кар саклау урыннарына түгелгән.

Шулай да башкалада яшәүчеләр арасында тротуарларны, бистәгә керү юлларының вакытында чистартылмавыннан зарланучылар саны кимемәгән. Кыш дәвамында “Халык кон­тро­ле”нә юлланган мөрәҗәгать­ләрнең иң күбе Киндери бистәсендәге юлларның торышына кагылган. Северный, Отар, Кече Дәрвишләр, Юдино бистәләрендә дә аларның вакытында чистартылмавыннан даими зарланып торганнар. “Моның сәбәбе һаван да шул эшчеләр җитмәү, техниканың искер­гән булуына барып тоташа”, – ди Куляжев. Бүген республиканың коммуналь оешмаларында 650 эшче хезмәт куя.

Чагыштыру өчен: бер сезонга Казан юллары 1 550 кеше хезмәтенә мохтаҗ. 15 апрельдән башкаланың юл хезмәтләре җәйге эш режимына күчәчәк. Бүген Казанда юлдагы чокырларны ямый башлаганнар инде. Беренче апрельдән исә чисталык икеайлыгы башлана. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. 29 апрель көнне исә шәһәр хакимияте халыкны өмәгә көтеп кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100