news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юлларын кардан чистарту өчен башкала хакимияте 10 махсус техника алган

Идарә компанияләренең төп проблемасы – ул һава шартлары начарланганда һәм эш күләме артканда Казан урамнарында эшләргә теләүчеләр саны кими баруы.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казан кышка әзер, диде Татарстан башкаласының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин бүген традицион эшлекле дүшәмбедә.

Ноябрь ае башында ук беренче тикшерүләр үткәрелгән. Аерым алганда, Торак-комуналь хуҗалык комитеты, районнарның хакимияте һәм идарә итү компанияләре вәкилләре составында комиссия өйләр янындагы территорияләрнең кышка әзерлеген тикшергән. “Ләкин безне табигать чынлап торып сынап карады, – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин. – 11 ноябрь төнендә туңган җир өстенә яңгыр яуды, нәтиҗәдә, урамнар шугалакка әверелде”. Шулай да коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре табигать афәтләренә каршы тора алган.

Сүз уңаеннан, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты бу кышка ныклап әзерләнгән – 10,3 мең тонна тозлы ком катнашмасын, шулай ук 10 яңа махсус техника алган.

Идарә компанияләренең төп проблемалары – ул һава шартлары начарланганда һәм эш күләме артканда Казан урамнарында эшләргә теләүчеләр саны кими баруы.

“Хәзер барлык идарә итү компанияләрендә 3,5 мең урам себерүче исәпләнә. Бу нормага 200 кеше генә җитми дигән сүз. Ләкин тиздән аларның 25 проценты качачак», – дип фаразлый комитет җитәкчесе.

Шулай ук Искәндәр Гыйниятуллин балкон козырекларыннан бозны төшерүдә торак милекчеләре җаваплы икәнен искә төшерде. Гадәттә, козыреклар законсыз куела, шуңа монда нормативларны үтәү турында сүз бармый. “Мондый эшләрне башкаручы кеше җаваплылык турында онытмаска тиеш. Проектны заказ буенча эшләтеп, бөтен таләпләргә туры китереп козырекны ясарга була. Шул вакытта узып баручыларга шуып төшкән кардан куркыныч янамаячак”, – дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100