Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан юлларын вируска каршы махсус шампунь белән ике тапкыр юганнар
Коронавирусны кисәтү максатыннан, җир асты юллары, җәмәгать транспорты тукталышлары, тоткалар көн саен эшкәртелә.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска каршы көрәшне күздә тотып, Казан юлларын махсус шампунь белән юганнар. Бу хакта журналистларга Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.
«Бу шампунь, беренчедән, кыштан калган реагент калдыкларын юдырып ала, икенчедән, коронавирус таралуына каршы торырдай катнашмасы бар», — дип белдерде ул.
Игорь Куляжев сүзләренчә, вирусны кисәтү максатыннан, җир асты юллары, җәмәгать транспорты тукталышлары, тоткалар көн саен эшкәртелә.
Ул юл хуҗалыгы предприятиеләре язга чыккач шәһәр урамнарын, юл кырыйларында яшел зоналарны пычрактан арындырганнары турында сөйләде. «Бу эш башкарылды, җәйге техника тулысынча әзерләнде», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз