news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларын чистарту өчен яңа техника сатып алыначак

«Бу җитди тема, аны бергәләп хәл итәчәкбез», — диде Татарстан Президенты.

Казан юлларын чистарту өчен яңа техника сатып алыначак
Михаил Захаров

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан юлларын чистарту өчен яңа техника сатып алыначагын әйтте.

«Карар кабул ителде, техника сатып алачакбыз, күбрәген шәһәр читенә җибәрәбез. Бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, урамнарны чистартуда ничек ярдәм итә алуыбызны уйладык. Чынлыкта, бу җитди тема, аны бергәләп хәл итәчәкбез», — диде Президент шәһәр думасы сессиясендә.

Ул Мәскәүнең дә юлларда кар чистарту проблемасы белән очрашканын искәртте. «Җәяү дә йөрдем, машинада да, Мәскәү дә бу каршылыкларга әзер булмаган», — диде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot