news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казан юллары һәм тротуарлары кардан яртылаш чистартылган

^Казан юллары һәм тротуарлары кардан яртылаш чистартылган

(Казан, 13 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казанның 6,5 миллион квадрат метр мәйданда юл һәм тротуарларын шәһәр подряд оешмалары кардан чистарткан. Алар Уң һәм Сул Болак, Татарстан, Пушкин, Горький, Кремль, Лобачевский, Чернышевский һәм башка урамнар, дип хәбәр итте Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының төзекләндерү һәм торак коммуналь хуҗалык идарәсе “Татар-информ” агентлыгына.

Исегезгә төшерәбез, Казанда җыештырылырга тиешле барлык мәйдан 16 миллион квадрат метр тәшкил итә, 6,5 миллион квадрат метрдан кар шәһәрдән читкә чыгарылырга тиеш. Ә башка 6,5 миллион квадрат метрдагы карны чыгару каралмаган – ул юл кырыйларына өелә бара. Калган 3 миллион квадрат метр юл шәһәр бистәләренә туры килә, аларда кардан чистарту гариза буенча гына, кыш айларында бары 3-4 тапкыр гына башкарыла.

Бу көннәрдә кар чыгару каралмаган юлларда юлчылар кар сулары җыела торган урыннарны чистарта. Өстәвенә, якын көннәрдә юлчылар шәһәр эчендәге көньяк магистральне кардан арындырырга ниятли, чөнки быел кар нормадан күбрәк яуды һәм язгы ташу вакытында су басу булмасын өчен чаралар күрергә кирәк.

Әмма тынычланырга иртәрәк әле – кыш бирешергә теләми әле. Якын көннәрдә синоптиклар тагын бураннар вәгъдә итә, дип хәбәр итте төзекләндерү һәм торак коммуналь хуҗалык комитеты.

news_right_1
news_right_2
news_bot