news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан юл хезмәткәрләре тәүлек буе эшләү режимына күчәләр
Синоптиклар юеш кар һәм яңгырдан тыш, 3–4 градус салкын да булачак дип вәгъдә итә
Скопировать ссылку
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Кышын урамнарны тәртиптә тотучы Казанның 19 подряд оешмасы тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Роза Җаббарова имзалаган телефонограмма алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында белдерделәр.
Телефонограммада бүген һава шартлары көн дәвамында начарланачак диелгән. Синоптиклар юеш кар һәм яңгырдан тыш, 3–4 градус салкын да булачак дип вәгъдә итә. Моның белән бәйле рәвештә подряд оешмалар шәһәр урамнарында тәүлек буе кизү торуны оештырырга тиеш. Карны вакытында чистарту зарур. Юлдагы бозлавыкка каршы көрәшү максатыннан оператив рәвештә бозлавыкка каршы материал белән эшкәртергә кирәк. Юлларда даими рәвештә кардан арындыручы махсус техника булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot