news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ЮХИДИе шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә

Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килде

 (Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның дәүләт автоинспекциясе, һава шартларының начараюы сәбәпле, автомобиль йөртүчеләрдән барлык юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәүләрен сорый. Татарстан башкаласында күпләп кар яву дәвам итә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килде, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

Юлда транспорт һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен, шәһәр ЮХИДИе автомобильчеләрне сәгатенә 40 км тизлек белән хәрәкәт итәргә, юл йөрү кагыйдәләрендә күрсәтелгән дистанцияне һәм ян-як интервалны сакларга, шулай ук юлларда игътибарлы булырга өнди. Һава шартлары тагын да начарайган очракта, ЮХИДИ җәмәгать транспортыннан кулланырга һәм шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot