news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан югары уку йортында укучы арчалы наркотиклар белән тотылган

Бу хәсрәт аның әнисен аяктан еккан

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Казан наркополиция хезмәткәрләре трафыннан 19 яшьтән 21 яшькәчә 3 студент – наркотик таратучылар тоткарлана.

Арада 19 яшьлек арчалы - Казан федераль университеты студенты, ул Фундаменталь медицина һәм биология факультетында укый. Теркәлгән эш урыны булмаса да, студент бергә яшәгән кызы белән шәһәр үзәгендә кыйммәтле фатирда кешегә түләп торган. Кайбер мәгълүматларга килгәндә, студент Арчада тәртипле гаиләдә тәрбияләнеп үскән, аңарчы аның тарафыннан тәртип бозулар күзәтелмәгән.

Улы белән булган шушы кайгы аның әнисен аяктан еккан, хәзер ана хастаханәдә дәвалана, дип белдерә “Арча хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot