news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан югары уку йортларында Ватан Геройлары көненә багышланган очрашулар циклы уза

Казан югары уку йортларында Ватан Геройлары көненә багышланган очрашулар циклы уза
Фотоны чараны оештыручылар тәкъдим итте

1-10 декабрьдә Казан университетларында батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән кешеләр белән очрашулар уза. Чаралар 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышланган.

Меңнән артык 1-3 курс студенты Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе вәкилләре, хәрби инструкторлар, террорчылыкка каршы эшчәнлек өлкәсендә белгечләр, психологлар, ветераннар һәм махсус хәрби операция катнашучылары белән очрашкан.

Фотоны чараны оештыручылар тәкъдим итте

Цикл 10-11 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак республика форумындагы акция белән дәвам итәчәк.

Ватан Геройлары көненә багышланган чараларны Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot