news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан - Югары Ослан маршруты буенча боз өсте транспортында кышкы навигация ачылды

Теләге булганнарга "Татфлот" Идел һәм Казансу елгалары өстеннән ярты сәгатьлек сәфәрләр оештыра

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Казан елга порты Югары Осланга кадәр боз өсте транспортында кышкы навигацияләүне ачып җибәрде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Маршрутта ике боз өсте транспорты йөреп торачак Казаннан алар 07.10, 09.00, 15.00 һәм 17.10 сәгатьләрдә кузгалып китәләр. Юлда үткән вакыт 7 минутны тәшкил итә. Югары Осланга килү белән судно– 07.20, 09.10, 15.10 һәм 17.20 сәгатьләрдә яңадан әйләнеп китә. Транспортка җиде-тугыз кеше сыя. Билет бәясе – 91 сум. 6 яшькә кадәрге балалар өчен 50 процентлы ташлама бирелә.

Шулай ук, теләге булганнарга "Татфлот" Идел һәм Казансу елгалары өстеннән ярты сәгатьлек сәфәрләр оештыра. Билет бәясе – 250 сум, 6 яшькә кадәрге балалар өчен – 125 сум.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot