Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан “Юдино” полиция бүлегенең элеккеге хезмәткәрләрен ришвәт алуда гаеплиләр
Тикшерү версиясе буенча, элеккеге сак хезмәткәрләре эшмәкәрдән 80 мең сумнан артык акча таләп иткән.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Казан “Юдино” полиция бүлегенең элеккеге полиция хезмәткәрләрен ришвәтчелектә шикләнәләр. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
2018 елның җәендә көчле җил “Аккош” күленең урман-парк зонасында күп агачларны аударган иде. Хакимият вәкилләре аларны халыкка бирергә карар итте.
Августта “Юдино” полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элеккеге оперуполномоченныйлары Игорь Гусенков белән Григорий Кузнецов утын ташучы ир-атны күргәннәр. Элекке полиция хезмәткәрләре аның агач эшкәртү белән шөгыльләнүен ачыклаган һәм эшмәкәргә закон бозуын, җинаять җаваплылыгына тартылачагын әйткән. Закон белән проблеманы хәл итү өчен, полицейскийлар 60 мең сум акча сораган.
Бизнесмен акча таләп итүләре турында полициягә хәбәр иткән. Август ахырында эшлекле хокук саклаучыларны ришвәт алганда тоткарлаганнар.
Соңрак тикшерүчеләр элеккеге полицейскийларны тагын бер җинаять эшендә катнашлары булуын ачыклаган. Тикшерү версиясе буенча, Гусенков белән Кузнецов шул ук эшмәкәрдән төзелештән тимер бетон боҗралар “урлаган өчен” 28 мең сум таләп иткән.
Экс-полицейскийлар күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Гусенков белән Кузнецовка карата “Ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Суд шикләнелә торган затларны Тикшерү изоляторына күчерү турында карар кабул иткән.
Элеккеге полиция хезмәткәрләреннән зыян күргән кешеләргә Яшел Үзәндә тикшерү комитеты бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз