news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан җырчылары иҗатташ дуслары Вәсимә Хәйруллинаны юбилее белән котлады

Вәсимә Хәйруллина 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

(Сарман, 29 октябрь, "Татар-информ", "Сарман" Зөлфия Шәрипова). Сарманның Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Вәсимә Хәйруллинага 75 яшь тулды. Шушы уңайдан аның иҗатына багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде, дип яза җирле басма.

Россиянең атказанган укытучысы,  Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар, популяр җырлар авторы Вәсимә апаны күркәм юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде.

Шулай ук иҗатташ дуслары Илсөя Бәдретдинова, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, якыннары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм башкалар тәбрикләделәр һәм аңа озын гомер, иҗат уңышлары теләделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100