news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан йортларының берсе янында калдырылган пакеттагы табылдык - яңа туган кыз бала

Полиция баланың әнисен эзли

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Светлана Белова, Гөлүзә Василова). Кичә 18.30 сәгатьтә Сафиуллин урамында 10 нчы йорт янында очраклы узып баручылар сары пакетка салынган яңа туган бала тапкан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин.

Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Яңа туган балага ашыгыч ярдәм чакыртылган. Якынча мәгълүматларга караганда, кыз бала 3-4 көнлек, сәламәт. Аны Казанның бала тудыру йортларының берсенә китергәннәр.

Хәзер полиция табылган кызның әнисе кем булуын һәм бу хәлнең бөтен сәбәпләрен ачыклый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100