news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан җылылык бирү сезонын билгеләнгән температуралар җиткәнче үк башларга әзер

Казанда җылылык бирүнең яңа сезонына әзерлек эшләре тәмамлану стадиясендә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Бүгенге көндә 5760 йорт җылылык кабул итүгә әзер, бу документлар белән расланган. Әлеге сан шәһәр торак фондының 97 процентын тәшкил итә. Әлегә әзерлек паспорты булмаган 160 йортның 38е капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрне тапшыра һәм бу атнада кирәкле документларны алачак. Калган йортларда шулай ук җылылык челтәрләрен юдыру һәм опрессовкалау актларын төгәлләргә, документларны торак-коммуналь хуҗалык мониторингының электрон системасына кертергә кирәк», – дип тасвирлады вазгыятьне докладчы.

Социаль учреждениеләр җылылык кабул итүгә 99 процентка әзер. Капиталь ремонт тәмамланып килә торган дүрт объект кына кала. Бу атнада тиешле эшләр шулай ук башкарылырга тиеш, аннан соң биналар җылылык бирүгә тоташырга әзер булачак.

Гыйниятуллин искәрткәнчә, кагыйдәләр буенча, биш көн рәттән урамдагы һаваның тәүлеклек температурасы +8 градустан түбән булса, торак фондына җылылык биреләчәк. «Әлегә бу күрсәткеч +10 градустан артып китә. Әмма һава торышына фаразларны исәпкә алып, урамдагы һаваның шарттагы температурасын көтмичә, җылыту сезонын вакытыннан алда башларга була. Беренче чиратта социаль учреждениеләр өчен. Вакытыннан алда җылылык бирү – ул учреждениеләрнең әзерлеге һәм билгеләнгән тәртиптә гариза бирү», – диде Гыйниятуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100