news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан җәйге сәяхәт өчен популяр шәһәрләр өчлегенә кергән

Туристлар Казанга җәйге сәяхәтләрен уртача дүрт көнгә алган һәм тәүлегенә гаиләгә уртача өч мең сум акча туздырган.

Казан җәйге сәяхәт өчен популяр шәһәрләр өчлегенә кергән
Рамиль Гали/архив

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы Россия буенча озак җәйге сәяхәтләргә популярлык буенча өченче урынны яулады. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, туристлар Казанга җәйге сәяхәткә уртача дүрт көнгә килгән һәм тәүлегенә гаиләгә уртача өч меңләп акча тоткан.

Туристларда популярлык буенча Россия шәһәрләре унлыгына Россиядә 15 июньнән 15 июльгә кадәр Футбол буенча дөнья чемпионаты оештыручы-шәһәрләрнең җидесе кергән. Рейтингка курорт шәһәрләр кермәгән.

Популярлык буенча җәйге сәяхәтләр исемлегенең беренче урынында - Санкт-Петербург, икенчедә - Мәскәү, дүртенчедә - Екатеринбург һәм бишенчедә Петрозаводск шәһәре тора. Икенче бишлеккә Краснодар, Калининград, Ростов-Дон, Волгоград һәм Воронеж кергән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100