news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан язучысы Гүзәл Яхина яңа тарихи роман яза

Язучы үз китабы турында нинди дә булса фикер әйткән кешеләргә, шул исәптән, уңай фикер әйтмәүчеләргә дә, рәхмәтен җиткерде.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан язучысы Гүзәл Яхина яңа тарихи китап яза.Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде.

“Яңа китабым тарихи роман булачак. Бу мине күптән борчыган тема. Ул язылып тәмамлансын һәм нәшрият өчен дә, укучы өчен дә кызыклы булсын иде”, диде ул һәм алдагы планнарын ачарга теләмәвен әйтте. 

Россия күләмендә киң танылган һәм Татарстанда шау-шулы кабул ителгән “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхина үз әсәренә фикер төрлелеген шәрехләп: “Мин үз эшемне эшләдем – романымны яздым. Ул басылып чыкты. Тәнкыйтьчеләр белән минем арада диалог күз алдында тотылмый”, диде. Язучы үз китабы турында нинди дә булса фикер әйткән кешеләргә, шул исәптән, уңай фикер әйтмәүчеләргә дә, рәхмәтен җиткерде.

Гүзәл Яхина үзен Казан язучысы дип атауларын тели. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул шулай дип белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100