news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан язучысы Булат Ханов – Россия-Италия әдәби премиясе финалисты

“Радуга” Россия-Италия әдәби премиясе җиңүчесенең исеме май азагында Верона шәһәрендә игълан ителәчәк.

Казан язучысы Булат Ханов – Россия-Италия әдәби премиясе финалисты

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рус телендә иҗат итүче Казан язучысы Булат Ханов “Радуга” Россия-Италия әдәби премиясе финалына үткән. Дәрәҗәле премия финалистлары Горький исемендәге әдәбият институтының рәсми сайтына урнаштырылган.

“Радуга” Россия-Италия әдәби премиясе 2010 елда Әдәбият институты һәм «Познаём Евразию» верон коммерциячел булмаган ассоциация тарафыннан гамәлгә куелган.

Премиянең максаты – Россиянең һәм Италиянең яшь язучыларына һәм тәрҗемәчеләренә ярдәм итү, яңа исемнәр ачу, ике ил арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту.

Конкурста 18-25 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр катнаша ала. «Яшь язучы» номинациясендә премия күләме – 5000,00 евро, «Яшь тәрҗемәче» номинациясендә – 2500,00 евро.

Иң яхшы ун әсәр – биш Россия һәм биш Италия язучысы прозасы Әдәби альманахта урын алачак.

Җиңүченең исеме май азагында Верона шәһәрендә игълан ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100