Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан яшьләрен «Яшь журналист юлы» сменасында катнашырга чакыралар
Казанда 29 марттан 1 апрельгә кадәр журналистика юнәлеше буенча күчмә «Яшь журналист юлы» сменасы оештырыла. Проектта 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Гариза бирү кампаниясе 24 мартка кадәр дәвам итә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь журналистлар өчен кызыклы шәхесләр белән очрашулар уздырылачак, журналистиканың барлык юнәлешләре буенча гамәли дәресләр әзерләнә. Сменада катнашучылар контент булдырырга, интервью алырга һәм үз медиапроектларын эшләтеп җибәрергә өйрәнәчәк.
Иҗади дәресләр Короленко урамы, 11а адресы буенча урнашкан «Яратам» яшьләр клубында үткәрелә.
Чарада катнашу өчен анкета тутырырга кирәк. Урыннар саны чикләнгән.
Профиль сменасы Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе белән бергә «Казан балалары» мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тарафыннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз