Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан яшьләрен «Яратам» яшүсмерләр клубына гитара кичәсенә чакыралар
1 август көнне «Яратам» яшьләр клубы террасасында гитара кичәсе үткәрелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар җыенга килү өчен музыкага сәләт һәм осталык дәрәҗәсе түгел, ә аңа битараф булмау мөһим булуын искәртеп үтә. Катнашучылар бергәләп гитарага кушылып җырлый алачак, яраткан композицияләре белән уртаклашачак һәм җылы мохиттә фикердәшләре белән аралашып, күңел ачып ял итәчәк. Гитарада уйный белгән кунаклардан үзләре белән уен коралы алып килүләрен сорыйлар.
Барлык музыка сөючеләрне 18:30 сәгатьтә көтәләр. Кичәда катнашу өчен алдан теркәлү шарт булып тора, дип хәбәр итәләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз