Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан яшьләрен спорт юнәлешләре буенча остаханәләргә чакыралар
Казанның яшүсмерләр клубларында спорт белгечләре катнашында ачык остаханәләр башланып китә. Бу күнегүләр һәм дәресләр 13 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен исәпләнгән. «Яшүсмер» яшьләр клублары берләшмәсе хәбәр иткәнчә, әлеге махсус спорт чаралары кысаларында казанлыларны берничә кызыклы юнәлеш көтә.
16 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә «Арена» клубында беренче күнегү узачак. Биредә катнашучылар карате сәнгате нигезләре белән танышачак.
17 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә яшьләр «Яратам» клубында спорт-бал биюләренә кушыла ала.
18 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә чираттагы чараны «Казан» клубы оештыручылары 121 нче лицейның хоккей тартмасында үткәрәчәк. Бирегә килүчеләр флорбол уены серләренә төшенәчәк.
24 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә «Лимонад» клубында өстәл хоккее буенча остаханә оештырыла.
Чараларда катнашу бушлай һәм алдан махсус әзерлек тә таләп итми – теләге булган һәр үсмер үз көчен сынап карый ала. Санап үтелгән остаханәләргә барырга теләүчеләр үзләре сайлаган яшүсмерләр клубының социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсенә гариза җибәрергә тиеш.
Клубларның төгәл адреслары һәм өстәмә мәгълүматлар «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз