Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан яшьләрен саф һавада рәсем ясарга чакыралар
Дүшәмбе көнне, 13 июльдә, «Казан парклары һәм скверлары. Гаҗәпләнү күрсәтмәсе» китабын эшләү уңаеннан «Черек күл» паркында саф һавада рәсем ясау дәресе уздырыла. Чараны Парклар һәм скверлар дирекциясе белән бергә «Юлбасма» нәшрияты оештыра. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар «Дизайн остаханәсе» график дизайн мәктәбе укытучылары белән бергә Казан паркларына бәйле риваятьләргә, тарихларга нигезләнеп, рәсемнәр ясаячак. Иҗади эшләрдә төрле хикәяләр: Черек күлнең юкка чыгу серләре, «динозавр агачы» маҗарасы, Горький исемендәге паркта тиеннәр барлыкка килү тарихы һәм башка гаҗәеп шәһәр риваятьләре чагылачак. Иң уңышлы эшләр бәйгедә тәкъдим ителәчәк. Алар китапның финал басмасына эләгергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.
Саф һавада рәсем ясау дәресендә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге шәһәр кешеләре катнаша ала. Гади карандашларны, гуашь, пумала, буяу, акварель кәгазе ише кирәк-яракны оештыручылар урында үзләре бирә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Теләге булган барлык яшьләрне теркәлгәннән соң Җәйге йорт террасасында 17:00 сәгатьтә көтәләр.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз