Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан яшьләрен инглиз теле буенча белемнәрен камилләштерергә чакыралар
Бу атнаның чәршәмбе көнендә, ягъни 29 октябрьдә «Беренчеләр хәрәкәте» инглиз телендә аралашу клубының чираттагы очрашуын уздырачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшьләрне инглиз телендә аралашу, чит телдә сөйләмне камилләштерү күнекмәләренә өйрәтәчәкләр. Һәм, әлбәттә, мондый төр очрашулар яхшы кәеф чыганагы булып тора, дип саный оештыручылар.
Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Теләге булган барлык яшьләрне 16:00 сәгатьтә Островский урамы, 11/6 йорт адресы буенча урнашкан «Беренчеләр хәрәкәте» йортында көтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз