news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яшьләре вузара фестивальның Гала-концертына әзерләнә

«Беренче курс студенты көне-2009»ның соңгы чарасы быел «Пирамида»да була

(Казан, 9  декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 21 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Беренче курс студенты көне-2009» XVI Казан вузара фестиваленың йомгаклау концерты уздырылачак. Фестивальга сайлап алу турлары исә 3, 4, 5 декабрь көннәрендә А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә үткәрелгән иде.
 
 1994 елдан старт алган студентлар фестиваленда башта 200дән артык студент катнашкан булса, әйтик, былтыр Татарстан башкаласының 22 югары уку йортыннан 10 меңнән артык беренче курс студенты фестиваль рухы белән яшәп алды (билгеле, моңа сайлап алу турлары да керә).

 Казан шәһәре мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, Казан шәһәре югары уку йортлары студент клублары белән эшләү буенча үзәге тарафыннан ел да үткәрелә торган мондый фестиваль студентлар арасында сәләтлеләрне күреп сайлап алуны, укучы яшьләрнең иҗат активлыгын үстерүне, аларның иҗатлары тирәсенә теләктәшләрен туплауны һәм студентлар коллективларын зур сәхнәгә чыгару системасын булдыруны максат итә. Бу мәсьәләдә шәһәр мэриясеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, Казанның шундый фестиваленда җиңеп чыгып, соңыннан ил һәм халыкара дәрәҗәдәге зур чараларда лауреат исеме алган «Зө-ләй-лә» һәм «JukeBox» триолары, «Пантера» камера балеты, «Мгновение» бию театры һәм кайбер аерым башкаручылар билгеле.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100