news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан – Яшел Үзән трассасында бозлавык аркасында хәрәкәт тукталган

Трассада берничә юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Бозлавык аркасында Казан – Яшел Үзән трассасында хәрәкәт тукталган.

Яндекс-бөке сервисы мәгълүматлары буенча, М7 юлында Дубровкадан Казанга кергәнчегә кадәр машиналар тукталган хәлдә тора. Трассада берничә урында һәлакәт булган. Шаһитлар әйтүенчә, транспорт тоткарлыклары берничә чакрымга сузыла, ә уртача хәрәкәт тизлеге сәгатенә 5 чакрым гына тәшкил итә.

Синоптиклар көн дәвамында уңайсыз һава шартлары турында кисәтте. Юлларда игътибарлырак булырга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100