news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан, Яшел Үзән, Лаеш укучылары Казан хосписы файдасына 286 мең сум җыйган

Анжела Вавилова исемендәге фонд өченче ел рәттән хәйрия акциясе үткәрә.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Казан, Яшел Үзән һәм Лаеш районы мәктәпләрендә укучылар Казан хосписы файдасына 286 мең сум акча җыйганнар. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Анжела Вавилова исемендәге фонд Казан хосписында тәрбияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән өченче ел инде хәйрия акциясе үткәрә. “Беренче сентябрь флешмобы”ның асылы гади: бер сыйныфтан бер гомуми чәчәк бәйләмен сатып алу, ә Белем көне уңаеннан чәчәк бәйләме аласы урынга, букет бәясенә тигез күләмдә акчаны авыру балалар өчен күчерү.

Акциянең «Игелек шиңмәс» дигән девиз белән уза. Бу уку елында аңа Казан, Яшел Үзән, Сокуры мәктәпләреннән 30 сыйныф укучылары, ата-аналар һәм педагоглар кушылды. Хәйрия акциясендә  барлыгы 275 827 сум акча җыелды, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot