Казан Яшь тамашачы театрында яшь режиссерның диплом спектакле куелды
Гильерме Фигейредо пьесасы буенча «Лиса и виноград» спектаклен ГИТИС студенты Александр Туманов чыгарды.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Яшь тамашачы театры яшь режиссерга диплом спектакле чыгарырга мөмкинлек биргән. Театрда «Лиса и виноград» спектакле тәкъдим ителде.
Гильерме Фигейредо пьесасы буенча «Лиса и виноград» спектаклен ГИТИС студенты Александр Туманов куйган. «Әлеге театр миңа диплом спектакле куярга рөхсәт итте. Ә спектакль чыгаруның финанс ягын хәл итергә Татарстан Мәдәният министрлыгы булышты», — диде ул журналистларга.
Александр Туманов әлеге әсәргә алынырга укытучысы — ГИТИС профессоры Михаил Борисов киңәш итүен әйтте. «Иреккә омтылыш һәр заманда да актуаль тема. Остазымның үзенең дә бу әсәрне куйганы бар», — ди ул.
Пьеса борынгы грек мәсәл остасы Эзоп турындагы риваятькә нигезләнгән. Эзоп — Ксанфның колы. Аның өчен иреккә омтылу — тормышының максаты. Ирек хакына ул барысыннан да баш тартырга әзер. Бу пьеса үткән сезонда «Эзоп» исеме белән Әлмәт театрында да куелды.
Спектакльдә Эзоп ролендә — ТР халык артисты Роман Ерыгин, Ксанф роендә — ТР атказанган артисты Дмитрий Язов, Клея ролендә Лилия Әхмәтҗанова. Биюләрне Марсель Нуриев куйган. Композитор — Юрий Чаплин. Сценография — Михаил Фиман-Борисов. Костюмнар буенча рәссам — Руслан Габов.