news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яшь тамашачы театрында татар драматургиясе әсәре рус телендә куелачак

Илгиз Зәйниев үзенең “Бәби” пьесасын рус телендә сәхнәләштергән премьера 22 мартта булачак.

Казан яшь тамашачы театрында татар драматургиясе әсәре рус телендә куелачак
Владимир Васильев

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).  Илгиз Зәйниев пьесасы Казан яшь тамашачы театрында рус телендә куелачак. Үзенең “Бәби” пьесасын автор үзе сәхнәләштерә. Бу хакта театрда үткән матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Премьера 22 мартка билгеләнгән. Илгиз Зәйниев спектакльнең аудиториясен “гаилә белән карау өчен” дип билгеләде. “Ул Камал театрында ун ел элек куелган иде. Кызганыч, тема әле дә популяр”, - диде ул журналистларга

Илгиз Зәйниевның “Бәби” пьесасын 2008 елда Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган иде. Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, хәзер Мәскәүдә яшәүче Нәфисә Хәйруллина, театр артисты Илнур Закиров уйнады.

  • 2018 елда әлеге пьеса Илгиз Зәйниевның  “Бәби” җыентыгында басылды.

“Бәби” пьесасын рус теленә театр белгече Нияз Игъламов тәрҗемә иткән. шигырьләре Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә яңгыраячак. Композитор – Юрий Чаплин, рәссам Сергей Скоморохов, хореограф Марсель Нуриев, ут буенча рәссам Илшат Сәяхов.

  • Сюжет буенча, ташландык йортта көн күрүче урам этләре һәм мәчеләр үз ояларында ташландык кеше баласына тап булалар. Бәлки бу нарасый бала кешеләр һәм хайваннар арасында дуслык урнаштыру өчен күкләр тарафыннан махсус җибәрелгәндер? Бәлки кешеләр, ниһаять, урам этләрен һәм мәчеләрне җәберләүдән туктар?..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100