news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Яшь тамашачы театры яшьләр театрлары фестивалендә катнаша

Коллектив Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” музыкаль мистериясен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 20-23 ноябрьдә Чабаксарда илкүләм яшьләр театрларының һәм Яшь тамашачы театрларының “Әкият палитрасы” II Халыкара фестивале уза. Анда Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры катнаша. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Коллектив Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” музыкаль мистериясен тәкъдим итәчәк. Узган елгы фестивальдә җиңүче буларак Казан театры артистлары ачылыш көнендә, 20 ноябрьдә чыгыш ясаячак.

Шулай ук “Әкият палитрасы” кысаларында Якутия, Башкортстан, Мари Эль, Чувашия һәм Пермь крае әйдәп баручы балалар һәм яшьләр театрлары үз иҗатларын тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot