news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан яшь тамашачы театры начар ишетүче һәм начар күрүче балаларга спектакль күрсәтте

Спектакль өчен Андерсенның «Шыксыз үрдәк баласы» әкияте сайланган.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Казан яшь тамашачы театрында тифлошәрехләү һәм сурдотәрҗемә белән шәһәрдә беренче тапкыр «Кыргый» («Дикий») балалар спектакле күрсәтелде. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Спектакль өчен Ганс Христиан Андерсенның герое теләсә нинди тормыш хәлләре вакытында үз-үзе булып кала белүче «Шыксыз үрдәк баласы» әкияте сайланган иде.

Тифлокомментатор Гөлүсә Закирова махсус будкадан Андерсенның «Шыксыз үрдәк баласы» әкияте нигезендә эшләнгән «Кыргый» спектаклен шәрехләде - телевизор экраны сәхнәдә барган вакыйгаларны бөтен режиссерлык ниятләре, сценография һәм актерлык уеннары белән онлайн режимында трансляцияләде.

Пауза вакытында тифлокомментатор спектакльнең сюжет линиясе өчен мөһим булган бөтен визуаль картинаны кыскача тасвирлап барды.

Казан яшь тамашачы театрында бу әле сәнгать һәм сәхнә - ике юнәлешне берләштерергә тырышуның беренче омтылышы гына.

Сурдотәрҗемәче Марина Зиннәтуллина да беренче тапкыр театр атмосферасына чумды. Спектакль вакытында ул сәхнә янында булды. Ишетү сәләте бозылган тамашачыларга аны күрү өчен шундый урыннар бирелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot