news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан яшь тамашачы театры коллективы хәйрия марафонында катнаша

Йөгерештән тыш, программада хәйрия ярминкәсе, фотосессия, балалар анимациясе дә бар.

Казан яшь тамашачы театры коллективы хәйрия марафонында катнаша
Рамиль Гали

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Казан яшь тамашачы театры коллективы шимбә көнне “Хосписны бергәләп төзибез” хәйрия марафонында катнаша. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Йөгереш Казанның Урицкий паркында 19 майда 10.00 сәгатьтә башланып китә. Программада хәйрия ярминкәсе, фотосессия, балалар анимациясе каралган.

Өч дистанциядә: 200 метрга (балалар) һәм 1 км, 2 кмга йөгерү каралган. Теркәлү взносы – 200 сум. Җыелган акчалар тулаем Казан Хосписы төзелешенә китәчәк.

  • Анжела Вавилова исемендәге фонд хәйрия марафонын Казанда өлкәннәр өчен икенче Хоспис төзелешенә ярдәм йөзеннән  оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot