news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Яшь тамашачы театры икенче "Алтын битлек"кә дәгъва итәргә Мәскәүгә юлга кузгала

14 апрельдә коллектив Мәскәү Яшь тамашачы театры сәхнәсендә "Из глубины… (Художник Винсент Ван Гог)" спектаклен күрсәтәчәк.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан Яшь тамашачылар театры коллективы “Алтын битлек” театр фестивалендә катнашу өчен Мәскәүгә юлга кузгала. Бу хакта театр директоры Айгөл Горнышева хәбәр итте. 14 апрельдә коллектив Мәскәү Яшь тамашачы театры сәхнәсендә “Из глубины… (Художник Винсент Ван Гог)” спектаклен күрсәтәчәк. “Татар-информ” агентлыгы коллектив белән хәбәрләшеп торачак.

Спектакльне театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйган.

Спектакль дүрт номинация буенча “Алтын битлек” Милли театр премиясенә тәкъдим ителде. “Заманча бию/спектакль”, “Балетмейстер/хормейстер эше” (Анна Гарәфиева), “Музыкаль театрда композитор эше” (Эльмир Низамов), “Музыкаль театрда костюмнар буенча рәссам эше” (Лилия Имаметдинова).

“Алтын битлек” театр фестиваленең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бу спектакльне карарга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, аккредитация бик тиз ябылган. Димәк, Мәскәү журналистлары да Казан Яшь тамашачылар театры куелышыннан зур вакыйга көтә.

Мәгълүмат өчен: 1996 елда Казан Яшь тамашачы театры режиссер Б.Цейтлин куйган «Буря» спектакле (У.Шекспир) белән “Иң яхшы спектакль” номинациясендә “Алтын битлек” Милли театр премиясенә лаек булган иде инде.

“Алтын битлек” тетар премиясе җиңүчеләре 19 апрельдә игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театр сәхнәсендә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100