Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Яшь тамашачы театры хайваннар приютларына булышу өчен хәйрия акциясе үткәрә
Яшьләргә билетны «Пушкин картасы» белән алырга мөмкин.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театры «Дитя» спектакле алдыннан хәйрия акциясе үткәрә.
«13 февраль көнне 16 сәгатьтә „Лапа любви“ хәйрия акциясенә чакырабыз. Ул көнне күрсәтелгән „Дитя“ спектакле кеременең яртысы „Сердце дворняги“ һәм „Вега“ приютларына күчереләчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Спектакль алдыннан фойеда хайваннар темасына авторлык бизәнү әйберләре күргәзмәсе оештырыла — аларны сатып алырга мөмкин. Приютта яшәүче эт-мәчеләр өчен махсус ризыклар кабул ителә.
Приютта яшәүче хайваннарның фоторәсемнәре дә урнаштырыла. Әлеге эт-мәчеләрне өйгә алырга мөмкин.
Кинолог Регина Мөхәммәтханова төрле ярышлар призеры булган колли Эстерның чыгышы планлаштырыла.
- «Сердце дворняги» приютында 64 гарип хайван яши. «Вега» шәхси приютында 300дән артык хайван яши.
- Яшьләргә билетны «Пушкин картасы» белән алырга мөмкин.
- «Дитя» спектакле Илгиз Зәйниевның «Бәби» пьесасы буенча куелган. Режиссеры Илгиз Зәйниев үзе. Спектакль рус телендә. Әсәр урам этләре һәм мәчеләре тормышыннан язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз