Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан яшь тамашачы театры бер ел эчендә билет сатып 27 миллион сум акча эшләгән
Казан яшь тамашачы театры директоры фикеренчә, тамашачы саны гына театрның сыйфат күрсәткече була алмый.
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театры билет сатып бер ел эчендә 27 миллион сум акча эшләгән. Бу театрның бер ел эчендә 359 тамаша күрсәтеп җыелган акчасы. Әлеге саннарны Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева журналистлар белән очрашудан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
Казан яшь тамашачы театры җитәкчелеге матбугат вәкилләре белән очрашты. Очрашуда театрның директоры Айгөл Горнышева, баш режиссеры Туфан Имаметдинов, икенче режиссер Илгиз Зәйниев һәм театр педагогы Дарья Хуртина катнашты. Театр журналистларга үткән 2018 ел премьералары һәм 2019 елга планнар турында сөйләде.
“Саннарга килсәк, 2017 елда Казан яшь тамашачы театрына 69 меңнән артык тамашачы килгән, 2018 елда - 81 меңнән артык. Безнең план һәрчак арттырып үтәлә. Бу саннарның 70-80 проценты – балалар”, - диде Айгөл Горнышева.
Шулай да Казан яшь тамашачы театры директоры фикеренчә, тамашачы саны гына театрның сыйфат күрсәткече була алмый. “Танылган театр эшлеклеләре Евгений Миронов та, Мария Ревякина да сан сыйфатны чагылдармавы турында язалар. Шулай да без төрле чаралар, бәби спектакльләре аша яңа тамашачыны җәлеп итергә тырышабыз”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз