Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Яшь тамашачы театры “Алтын битлек” сәхнәсендә: “Спектаклебез яхшы, аебыз якты иде”
Казан Яшь тамашачылар театры Мәскәүдә “Алтын битлек” Милли театр премиясе экспертларына “Из глубины… (Художник Винсент Ван Гог) спектаклен күрсәтте.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Без Мәскәү тамашачысына өр-яңа Ван Гогны ачтык”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Казан Яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышева коллективның “Алтын битлек” фестивале кысаларындагы спектакленнән соң. Кичә театр коллективы Мәскәү Яшь тамашачы театры сәхнәсендә “Алтын битлек” Милли театр премиясе экспертларына “Из глубины… (Художник Винсент Ван Гог)” спектаклен күрсәтте.
Спектакльне театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйган.
Искәртеп узабыз. Спектакль “Алтын битлек” Милли театр премиясенә дүрт номинация буенча тәкъдим ителгән иде. “Заманча бию/спектакль”, “Балетмейстер/хормейстер эше” (Анна Гарәфиева), “Музыкаль театрда композитор эше” (Эльмир Низамов), “Музыкаль театрда костюмнар буенча рәссам эше” (Лилия Имаметдинова).

Спектакль Мәскәүдә аншлаг белән үткән. “Бик зыялы тамашачы килгән, яшьләр күп иде. Беләсеңме, спектакль барышында шундый тынлык иде! Серле тынлык! Ә Эльмир Низамовның музыкасы... треклар арасындагы тынлык. Соңыннан “Атмосфералы спектакль” дип килеп-килеп әйттеләр, - дип сөйли Айгөл Горнышева. - Спектаклебез уйландыра торган, ул ял бирми. Шунысы да күңелле – тамашачы программаны спектакль беткәч тә килеп-килеп сатып алдылар. Безнең спектакльдә алар белгән Ван Гог түгел, яңа яшь Ван Гог иде”.
Спектакльнең баш режиссеры спектакль кую өчен профессионалларны дөнья буйлап җыйган. Мәсәлән, ут буенча рәссамы Иван Матис Франциядә яши. Мәскәү сәхнәсенә яраклаштырып ут кую өчен ул махсус кайткан. “Безнең аебыз искиткеч иде”, - диде театр директоры аның эшен мактап. Спектакльнең хореографы Аида Гарәфиева Мәскәүдә яши. Мәскәү ТЮЗының сәхнәсе зуррак булып, биюләр тиз арада чит сәхнәгә көйләнгән.
Театр зоопарктан алган печәнен дә, кара туфракны да Казаннан алып килгән. “Ай да, печәннәр дә, туфрак та кире Казанга кайтып китте инде, үзебез кич юлга кузгалабыз”, - диде Айгөл.
“Алтын битлек” Милли театр премиясе буенча бернинди фаразлар әйтә алмыйм. Шунысы мөһим – без яхшы спектакль күрсәттек. Бу провинциаль театрның провинциаль спектакле түгел”, - диде ул.
“Алтын битлек” тетар премиясе җиңүчеләре 19 апрель көнне игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театр сәхнәсендә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз