Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва кыла
Татарстан башкаласында Уеннар уздыруга гариза бирү мөмкинлеге Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко тарафыннан хупланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Казанда яшүсмерләр Олимпия уеннары үтәргә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет әгъзасы Марат Бариев сөйләде.
“Казанда безнең комитет утырышында яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрү мәсьәләсе күтәрелде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко кебек үк, әлеге идеяне хуплады. Хәзер, минем белүемчә, ил җитәкчелеге белән әлеге мәсьәлә буенча сөйләшү өчен материаллар әзерләнә”, – дип билгеләп үтте Бариев.
Яшүсмерләр Олимпия уеннары 14тән 18 яшькәчә булган яшь спортчылар арасында дүрт елга бер тапкыр: җәйгеләре – 2010, кышкылары 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Уеннарның төп максаты – спорт белән мавыгучы яшьләрне Олимпия хәрәкәтенә тарту.
“Бу – олимпия комитетының Олимпия уеннарыннан соң икенче халыкара проекты. Бик зур яшүсмерләр проекты бу. Зурларның Олимпия уеннары Европада якындагы 20 ел эчендә үтәр дип ишетелә. Мәсәлән, 2024 елда Уеннар Парижда үтәчәк. Аннан киләсе Уеннар Европада тагын 20 елдан соң гына узачак, шуннан да иртәрәк түгел. Безнең сайлау мөмкинлеге бар – шушы 20 елны көтәргә, яисә хәзер якындагы елларда ни белән булса да шөгыльләнеп, аннан алдагы киләчәк 20 еллыкка әзерләнергә”, – дип белдерде Марат Бариев “Татар-информ”га биргән әңгәмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз