Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан яшәү өчен иң җәлеп итүчән шәһәрләр арасына кергән
Казан яшәү өчен иң җәлеп итүчән шәһәрләр рейтингы лидерларлары арасына кергән. Мондый мәгълүматларны Россиядә үткәрелгән тикшеренүгә сылтама белән «Время Н» китерә.
Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, россиялеләрнең күбесе үзенең туган шәһәрендә калырга тели. Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Казан кебек зур үзәкләрдә яшәүчеләр үзләренең яшәү урынына аеруча тугры.
Әмма шул ук вакытта 18 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге яшьләр арасында туган шәһәргә карата эмоциональ бәйлелек дәрәҗәсе түбәнрәк – респондентларның 59 проценты гына яшәү урынын яратуы турында әйткән. 34 яшьтән өлкәнрәкләр арасында әлеге күрсәткеч 67-70 процент дәрәҗәсендә. Үзенең шәһәренә карата тискәре мөнәсәбәтен сораштырылучыларның нибары 6 проценты гына белдергән.
Тикшеренү авторлары билгеләп үткәнчә, яшәгән шәһәрне ярату үзеңне бәхетле итеп хис итү белән турыдан-туры бәйле: яшәү урынын яратучыларның 77 проценты үзен бәхетле итеп хис итә. Үзе яшәгән шәһәрдән канәгать булмаучылар арасында исә бәхетле кешеләр нибары 36 процент кына.
Гомумән алганда, россиялеләр үзенең яшәү урыныннан канәгать булуга карамастан, илдә яшәүче һәр бишенче кеше күченү мөмкинлеге турында уйлана. Бу ешрак яшь кешеләр һәм кечкенә торак пунктларда яшәүчеләр. Күченү өчен иң кызыклы юнәлешләр буларак респондентлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Сочи, Казан, Екатеринбург, Новосибирск һәм Түбән Новгородны атаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз