news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яшь тамашачы театрында Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре куелачак

Казан яшь тамашачы театрында Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре куелачак
Рамил Гали, архив

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонда Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрен сәхнәләштерәчәк. Бу хакта матбугат очрашуында театр директоры Луиза Шарова хәбәр итте. «Без мәктәп дәреслекләренә кергән, дөнья һәм татар классикасы булган әсәрләргә, сәхнәдә яңа сулыш өреп, яшьләрне һәм балаларны театрга китерү юнәлешендә шундый адымнар ясыйбыз», – диде ул.

«Бу сезонда кадерле һәм күптән көтеп алган авторыбыз – Әмирхан Еники әсәрләренә мөрәҗәгать итәсебез килә. Еникигә нигә яшьләр театры да алынды икән дип, бәлки, аптырарсыз. Бүгенге яшьләр һәм балалар белән Әмирхан Еники дөньясындагы кыйммәтләр турында сөйләшәсе килде. Нигез итеп, «Әйтелмәгән васыять» әсәре алынды. Аның бүгенге заман һәм буын өчен актуальлеге шактый югары. Еникинең кайбер хикәяләре дә керешеп китәчәк», – дип сөйләде Луиза Шарова.

Шулай ук, быелгы сезонда берничә элеккеге спектакль үзгәреш кичерәчәк. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов март аенда булачак үзенең туган көн декадасында югалып барган әсәрләрне яңартып куячак.

«Киләчәк сезонда үзем куйган берничә спектакльне яңартып куячакмын. «Сак-Сок», «Алмачуар», «Умырзая», «Питер Пэн» әсәрләрен яңартам. Олылар өчен «Башмагым», «Галиябану» әсәрләрен дә туган көн декадасында тамашачыларга тәкъдим итәчәкмен», – диде режиссер.

Шулай ук, апрель аенда Кариев театры репертуарыннан егерме ел уйналган «Печән базары» спектакле төшеп калачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100