Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан ярыммарафоны 5 меңнән артык катнашучыны җыячак
Быелның 22 сентябрендә узачак Казан ярыммарафоны төрле яшьтәге 5 меңнән артык катнашучыны җыяр дип көтелә. Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Казан ярыммарафоны – шәһәрдә яшәүчеләргә ял көнен файдалы итеп үткәрү өчен тагын бер мөмкинлек ул», – дип өстәде Гарипов.
Ул шулай ук марафон маршруты буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылачагын да искәртте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Милләтләр кроссының төп мәйданчыгы Урам экстрим-паркы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз