news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ярминкәсенә килгән хезмәт ветераны Гөлзирә Нуриева: Ял саен көтеп алам

Казан ярминкәсенә килгән хезмәт ветераны Гөлзирә Нуриева: Ял саен көтеп алам
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Казанда яшәүче хезмәт ветераны Гөлзирә Нуриева авыл хуҗалыгы, мәктәп яны бакчаларында үстерелгән яшелчә-җимеш, алардан ясалган консервацияне тәкъдим иткән «Осталар шәһәре» ярминкәсе турында үз фикерен җиткерде.

«Мин ярминкәдә сөт сатып алдым, авыл сөте үзгә бер тәмле бит ул. Аңардан катыгын да оета аласың. Менә кабакларын күчтәнәч итеп тә бирделәр. Ярминкәләрне бик яратам, яллар җиткән саен көтеп алам. Иртән иртүк торып чыгып китәм. Кибет товарлары белән чагыштырырлык түгел бит», – диде хезмәт ветераны Гөлзирә Нуриева.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә товарларга бәяләр базар бәясеннән уртача 5-30 процентка арзанрак булуын да билгели.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

«Елдагыча яшелчәнең бөтен төрен үстерәбез. Ел да алган кешеләрне таныйбыз, кабат безнең янга килүен күреп куанабыз. Бәяләр арзан билгеләнгән, чөнки кыйммәт кую безнең өчен файдалы түгел. Уңыш әйбәт, зарланмыйбыз, һава торышына сылтап та ятмыйбыз», – диде сатучылар да.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Күргәзмәдә шәһәр халкына һәм кунакларга очсызрак хаклардан авыл хуҗалыгы продукциясе, бакча кирәк-яраклары, тегелгән, текстиль әйберләре, пешкән ризыклар, мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар кулы белән эшләнгән көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде. Мәйданчыкта шулай ук традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә булды, анда кош-корт, терлек һәм дуңгыз итләре, йомырка, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре сатылды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

  • Республикакүләм ярминкә-күргәзмә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы территориясендә төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

news_right_1
news_right_2
news_bot