Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан ярминкәсе «Спорт индустриясе», «Балыкчы. Сунарчы» күргәзмәләренә чакыра
Анда спорт объектларын проектлау һәм төзүдән башлап, спорт җиһазларына, бүләкләү атрибутларына, корал һәм контроль приборларына кадәр куелачак
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 22-24 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Спорт индустриясе» һәм «Балыкчы. Сунарчы»дип аталган махсуслаштырылган күргәзмәләр эшләячәк.
«Спорт индустриясе» экспозициясендә спорт объектларын проектлау һәм төзүдән башлап, спорт индустриясе өлкәсендә мәгълүмати технологияләргә, спорт җиһазларына, бүләкләү атрибутларына кадәр куелачак. Ат спорты төрләре өчен барлык кирәк-яракларны, махсус әдәбиятны да шушында табып булачак, дип вәгъдә итәләр әлеге күргәзмәне оештыручылар.
«Балыкчы. Сунарчы» дигәнендә исә ятьмә, кармак, аучы һәм спорт коралы, шулай ук үз-үзеңне саклау өчен корал төрләре, утлы корал өчен кирәк-яраклар, сунарчылык һәм туризм, су астында аучылык өчен басма продукция, күптөрле нәрсәләр урын алачак. Болардан кала, су өслеген контрольда тоту буенча приборлар да тәкъдим ителәчәк.
«Казан ярминкәсе» ААҖ, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм Казан мэриясе ярдәмендә үткәрелә торган әлеге 2 күргәзмә дә 22-23 октябрьдә сәгать иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр, ә 24ендә иртәнге 10нан кичке 3кә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз