news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Казан ярминкәсе"ндә язылышу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша биреп була

Туй тантанасын апрель-июнь айларында уздыру өчен, урын сайлау мөмкинлеге бар.

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Татарстаның дәүләт хезмәтләре порталында 1 марттан башлап "Казан ярминкәсе"нең Күргәзмәләр үзәгендә туй уздыру өчен гариза калдырып була. Туй тантанасын апрель-июнь айларында уздыру өчен, урын сайлау мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Яшьләр парлар өчен "Казан" һәм "Свияга" заллары тәкъдим ителә. 

2017 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан буенча яшь парларның 97 проценты туйларын электрон формада теркәде, диелгән әлеге хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot