Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан ярминкәсе»ндә - Яңа ел алды ярминкәсе
Ярминкәгә килүчеләрне Кыш бабай каршылаячак.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Яңа ел алды ярминкәсе ачыла. Шәһәр халкы һәм кунаклар игътибарына яңа ел продукциясе, татлы бүләкләр, бәйрәм табыны өчен тәм-том, шулай ук бик күп авторлык эшләре тәкъдим ителә, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.
Ярминкә программасында - иҗади коллективлары чыгышлары, конкурслар; яңа ел табыны кору, чыршы бизәү, бәйрәмчә чәч ясау, бизәнү, маникюр, үз кулларың белән бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар; фотостудия.
Яңа ел алды ярминкәсенә килүчеләр Кыш бабай белән аралаша, фоторәсемгә төшә һәм теләкләр язылган хат калдыра ала. Ярминкә 18 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Кыш бабай белән Кар кызының эш сәгатьләре дә билгеләнгән: 14-15 декабрьдә алар 11.00дән 15.00гә кадәр эшләячәк, 16 декабрьдә - 13.30дан 17.30га кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз