news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан ярминкәсе»ндәге никахлашу тантанасына дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин

Узган ел нәтиҗәләре буенча, яңа өйләнешүчеләрнең 97 проценты ЗАГСка Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Март аеннан башлап Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәгенең Төп бинасындагы никахлашу тантанасына апрель-июль айларына язылып куярга мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа өйләнешүчеләр «Казан» яки «Зөя» залын сайлый ала, диелә хәбәрдә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, яңа өйләнешүчеләрнең 97 проценты ЗАГСка Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100