news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан – Яр Чаллы трассасында машиналар хәрәкәте өчен рөхсәт тизлеге артырга мөмкин

Быел республикада ике трассада тизлекне тоталь контрольдә тоту системасы камералары куелачак.

Казан – Яр Чаллы трассасында машиналар хәрәкәте өчен рөхсәт тизлеге артырга мөмкин
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан – Яр Чаллы трассасында машиналар хәрәкәте өчен рөхсәт тизлеген арттыру ниятләнә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясеннән соң ведомство башлыгы Артем Хохорин әйтте.

“Казан – Яр Чаллы трассасы буенча бер тәкъдим бар. Бу юл барьер киртәсе белән тулысынча икегә бүленгән. Анда рөхсәт тизлеген арттырырга телибез. Быел эксперимент кертәбез: бер участокта тизлекне бүген рөхсәт ителгәннән күбрәк итеп куярга уйлыйбыз, эффекты нинди булыр – карарбыз. Әгәр травматизм артмаса, бу юлда тизлекне бүгенгә караганда югарырак итеп рөхсәт итәрбез дип уйлыйм”, - диде министр.

Ул махсус камералар белән тизлекне контрольдә тотуның тоталь системасы нәтиҗәсендә, травматизмны киметүдә позитив динамика күзәтелүен әйтте. “Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә өйрәтеп киләбез. Бәлки, бу чара кемгәдер ошап та бетмидер, ләкин ул нәтиҗәле чара. Өч федераль трассага куелган 100 датчик якынлашкан вакыттагы тизлекне генә теркәп калмый, күп километрлы юл участокларын да күрә”, - диде.

  • Бүген трассада уртача хәрәкәт тизлеген билгеләүче яңа видеофиксация системалары М7, Казан – Ульяновск һәм Казан – Оренбург трассаларында куелган.

Артем Хохорин әйтүенчә, декабрьдә шушы тоталь тикшерү системасы камералары куелган өч федераль трассага быел ике республика трассасы өстәлә. “Шул рәвешле, бу юлларда тизлек режимын катгыйландырабыз”, - дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100