news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янындагы «Зәңгәр күлләр» тыюлыгында кафеда хәләл ризык сатып алып булачак

Казан янындагы «Зәңгәр күлләр» тыюлыгында кафеда хәләл ризык сатып алып булачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казан янындагы «Зәңгәр күлләр»дә эшли торган кафеда хәләл ризык сатып алып булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Укыту-тәҗрибәи шәһәр яны лесхозы» оешмасыннан Кече Зәңгәр күлләр территориясе кураторы Алинә Крашенникова әйтте.

«Территориядә җәмәгать туклануы нокталары эшләячәк. Хәләл хот-доглар, эчемлекләр, җиләк-җимештән микслар, смузи, милли ризыклардан өчпочмак, тавык шулпасы, чәкчәк, үләнле чәй сатылачак», – диде.

Шулай ук, ана һәм бала бүлмәсе, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бүлмә ясалган. Яңа бәдрәфләр төзелгән.

Алинә Крашенникова 2025 ел азагына кадәр М7 күпере ягыннан парковка түләүле булачагын әйтте. Машиналар өчен сәгатенә 100 сум, автобуслар өчен сәгатенә 150 сум булачак. Кергән акча территорияне төзекләндерүгә юнәлдерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot