Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янындагы трассада мәктәп укучысы квадроциклда тимер киртәгә бәрелеп үлгән
Бүген Казан – Боровое Матюшино автомобиль юлының 20нче километрында яшүсмер квадроциклда бәрелеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.
Алар әйтүенчә, мәктәп укучысын юл-патруль хезмәте вәкилләре күреп алган һәм аның артыннан киткән. Квадроцикл рулендәге үсмер, идарәсен югалтып, тимер киртәгә килеп бәрелгән. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган.
Казанның Идел буе районы прокуратурасы тикшерү эшен башлаган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз