news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янындагы трассада җиңел машина әйләнеп капланган

Казан янындагы трассада юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән. Язманы җирле интернет-бергәлекләрнең берсендә бастырганнар.

Авария Званка белән Кощаково арасындагы борылыш янында була. Видеода түбәсенә әйләнеп капланган җиңел автомобиль күренә.

«Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot