news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, зыян күрүче хастаханәдә

Бүген иртән Казан – Боровое Матюшино юлында юл-транспорт һәлакәте булды.

Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, зыян күрүче хастаханәдә
Очевидцы

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ» Полина Шевчук). Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, төрле тән җәрәхәте алган бер машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтенә шаһит булучылар сөйләде.

Алар сүзләренә караганда, авария бүген Казаның Боровое Матюшино автоюлында килеп чыккан. Биредә юлны ике җиңел машина — «КИА» һәм «Лада», бүлешә алмаган.

Авария булганнан соң, «Лада» машинасы юл читенә тәгәрәгән, чит ил машинасы юлга аркылы әйләнеп яткан.

Шаһитлар сөйләгәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «КИА» йөртүчесе зыян күргән. Җәрәхәтләнгән ирне хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100