Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, зыян күрүче хастаханәдә
Бүген иртән Казан – Боровое Матюшино юлында юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ» Полина Шевчук). Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, төрле тән җәрәхәте алган бер машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтенә шаһит булучылар сөйләде.
Алар сүзләренә караганда, авария бүген Казаның Боровое Матюшино автоюлында килеп чыккан. Биредә юлны ике җиңел машина — «КИА» һәм «Лада», бүлешә алмаган.

Авария булганнан соң, «Лада» машинасы юл читенә тәгәрәгән, чит ил машинасы юлга аркылы әйләнеп яткан.

Шаһитлар сөйләгәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «КИА» йөртүчесе зыян күргән. Җәрәхәтләнгән ирне хастаханәгә озатканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз