news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янындагы шәхси йортта өч ир-ат агуланган, берсе үлгән

Бүген көндезге сәгать 11ләр тирәсендә Татарстанда Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә шәхси йортларның берсендә кешеләр агуланган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, авылдагы бер йортта өч ир–ат һәм өч хатын-кыз ял иткән. Алар барысы да йорт хуҗасына кунакка килгән булганнар.

Бүген иртән ир-атларның өчесе дә үзләрен начар хис итә башлаган һәм аңнарын югалткан. Аларның берсе вафат булган, икесен хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot